Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды

Елга бер мәртәбә районыбызның барлык имам-хатыйблары җыелып, көн кадагындагы дини мәсьәләләр турында фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар.

Бу юлы шундый зур очрашу Якты Күл авылының “Котдус” мәчетендә оештырылды. Имамнарга хас сыйфатлар, дәгъвәт ысуллары, Идел буе муселманнарының гасырлар буе урнашкан үзенчәлекләре турындагы сөйләшү район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров катнашында барды.

Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды

Мәчетләрдә тормыш гөрли

Бүгенге көндә районыбыз мәчетләрендә 41 имам хезмәт куя. Район мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов әйтүенчә, барлык дин йортлары да халыкка тугры хезмәт күрсәтә, имамнар белем һәм мәгърифәт тарату өлкәсендә актив эшчәнлек алып баралар. Әлмәт авылының, мисал өчен, әлегә үз имамы булмаса да, биредә дә дини тормыш тукталмый – гыйбадәтләр Кычытканлы мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Мотаһиров башлангычында үткәрелә.

Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды

"Имамнарыбызның күбесе бүген өлкән яшьтә – бу проблеманы яшереп булмый. Кызганычка каршы, яшьләр арасында имамлык вазыйфаларын үз өсләренә алырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа әлеге мәсьәләне чишү юлларын барлыйбыз, мәхәллә халкы арасыннан дин тотучыларны җәлеп итәргә тырышабыз, ярдәм чараларын булдырабыз", – дип сөйләде Руслан хәзрәт. 

Быел район мөхтәсибәте теләктәшлеге белән 7 кеше “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм Россия ислам институтына укырга кергән. Нурлатлылар киләчәктә алар җирле дин әһелләренең сафларын тулыландырыр дип өметләнә. 

Киңкырлы эшчәнлек алып барыла

Район башлыгы Дамир Ишкинеев үз чыгышында җирле имамнарга халык белән килешеп эшләүләре һәм традицион исламны тарату буенча тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде.

Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды

Чыннан да, мәхәлләләрдә төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып барыла. Район Аксакаллар шурасы рәисе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов әйтүенчә, агымдагы сезонда халыктан гошер сәдакасы мулдан җыелган. Инвалидларга һәм мохтаҗларга 75 капчык яшелчә таратылган, тагын 15 капчык әзерләп куелган.

"Быел 36 мөселман зиратына инспекция үткәрдек, барысында да идеаль тәртип. Бу да – имамнарның хезмәт нәтиҗәсе. Ә бит 4 ел элек кенә кайбер зиратларга бөтенләй дә керерлек түгел иде", – дип билгеләп үтте Якуб хәзрәт.

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да дини укулар актив оештырыла. Мисал өчен, Биккол авылында, мәчеттә урын булмаганлыктан, дини дәресләр атнага бер мәртәбә Мәдәният йортында уза. Мөгаллимә Әлфия Хәсәнова башлангычында биредә 15ләп мөслимә икенче ай инде ислам дине нигезләрен өйрәнә.

"Элегрәк балалар өчен дә укулар оештыра идек, кызганычка каршы, авылыбызда балалар бик аз калды хәзер", – дип билгеләп үтте мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гәрәев, дини тәгълиматның әдәп-әхлак тәрбиясе бирү ягыннан әһәмиятен ассызыклап.

Әйтүенчә, дини курсларда укыган ул балалар бүген, үсеп җиткәч тә динне олылап яшиләр, мәчеткә намазга йөриләр. 

Югары бәя бирелде

Равил хәзрәт Зөфәров үз чыгышында Нурлат мөхтәсибәте һәм мәчетләренең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

"Имамнар тарафыннан зур хезмәт куела. Алар халкыбызга аң-мәгърифәт бирәләр, мәзһәбебез буенча традицион дини кыйммәтләрне аңлаталар, гыйбадәтләрне кылырга өйрәтәләр. Бүгенге мәгълүмат төрлелеге хөкем сөргән заманда үсеп килүче буынга ориентир булу, халкыбызны адашу юлларыннан саклау бик мөһим. Адәм балаларының рухи дөньясы имам карамагында, аннан башка милләтебезнең киләчәге юк", – дип билгеләп үтте ул.

Нурлатта “Үрнәк имам” темасына дини семинар узды

Биредә үк катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таба алды. Чара күмәк намаз уку һәм мул өстәлләр артында фикер алышу белән тәмамланды.


Нет комментариев