Моны 1 декабрьгә кадәр эшләргә мөмкин.
Республика халкы үзләренең пенсия тупламаларын Россия Социаль фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсенә ышанып тапшыра ала.
Бер фондтан икенчесенә күчү өчен “Дәүләт хезмәтләре порталы” аша яисә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиентлар хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаганда, алдан ук мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында шартнамә төзү зарур.
Иминиятләштерүчене ике ысул: күчү яки вакытыннан алда күчү турында гариза бирү юлы белән алыштырырга мөмкин. Беренче очракта акчалар яңа фондка биш еллык срок узгач тапшырыла. Мәсәлән, 2026 елда бирелгән гаризалар буенча күчү 2031 елда булачак.
Вакытыннан алда күчү турында гариза биргән очракта, тупланма киләсе елда ук күчерелә, әмма бу очракта гражданин алдагы елларда алган инвестиция кеременең бер өлешен югалтырга мөмкин.
Нет комментариев