Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта шахмат һәм шашка буенча иң көчлеләрне ачыкладылар

“Мирас” клубында узган шахмат һәм рус шашкасы ярышларында унар кеше катнашты.

Шахмат
Йөз процентлык нәтиҗә белән җиңү яулап, беренче урынны Геннадий Саврандеев алды. Икенче урында иң тәҗрибәле уенчы Григорий Ермолаев калды. Өченче урынга Айрат Гыйниятуллин лаек булды. Игорь Булановның дүртенче урынны алуы куандыра – яшь уенчылар лидерларга уен саен якынлаша баралар.

Хатын-кызлар арасында Җәмилә Мингалиевага тиңнәр булмады – беренче урынга лаек булды ул. Икенче урында – Марина Данилова, өченчедә – Сәйдә Мортазина.

Рус шашкасы
Ир-атлар арасында беренче урынны Николай Евлейкин алды. Олег Павлов та шул ук кадәр очко җыйды, ләкин өстәмә күрсәткечләр буенча ул икенче урынга чыкты. Көчлеләр өчлеген Ринат Әюпов тәмамлый.

Хатын-кызлар арасында шашкада шулай ук Сәйдә Мортазина җиңүче булды. Икенче урында – Марина Данилова, өченче урынны Җәмилә Мингалиева алды.

“Мондый турнирлар буыннарны якынайта һәм интеллектуаль уеннарга кызыксынуның артуын күрсәтә. Катнашуыгыз һәм гадел көрәш өчен барыгызга да рәхмәт”, – дип мөрәҗәгать итте уенчыларга бәйрәм турнирларыннан соң шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев