Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта төп чыршыны ачтылар

Бүген, 27 декабрьдә, Яңа елның төп атрибуты булган шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы үтте. Бәйрәм чарасы Кыш Бабайлар, Кар кызлары, спортчылар парадыннан башланып китте. 1483 кыш персонажы мәйданга килеп керде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен ачкан район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны киләчәк 2015 ел белән котлап, райондашларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, киләсе елда да матур уңышлар, иминлек теләде. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов нурлатлыларга җылы котлауларын җиткерде.
Чарада район һәм шәһәрне яңа елга әзерлек конкурсына да йомгак ясалды. Иң яхшы административ бинаны бизәүче итеп быел да "Нурлатнефть" НГДУсы табылды. 2, 3 урынны "Нурлатгаз" ЭПУсы һәм "ТатРИТЭКнефть" җәмгыятьләре бүлеште. Учреждениеләр арасында Пенсия фонды идарәсе, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, "Нурлат" ТРКсы үз территорияләрен һәм фасадларын иң матур бизәүчеләр булып танылдылар һәм икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Мәгариф учреждениеләре арасында Коррекцияләүче интернат-мәктәп һәм "Кояшкай" балалар бакчасы беренче урынны алдылар. Социаль-мәдәни объектлар арасында Егоркино авылы мәдәният йорты иң яхшысы дип табылды. Әхмәт һәм Киекле авыллары мәдәният йортлары да призлы урыннарга чыктылар. Шәһәр микрорайоннарын иң яхшы бизәүче буларак "МАКойл җәмгыяте табылды. Шәхси йортларны һәм балконнарны бизәүчеләр арасында быел да Хлебушкиннар беренче булдылар. Моннан тыш, Мамык авылыннан Смирновлар, нурлатлы Бадыйгиннар һәм Урта Чаллы авылыннан Нургалиевлар гаиләләре оригиналь бизәүләре өчен бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең һәркайсына Равил Әфраимович кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. Әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы, "РИТЭК" һәм " Нурлатнефть" НГДУсы коллективлары чыгышлары һәм бәйрәм концерты, уеннар нурлатлыларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Җигүле атларда йөрү мәйдан тутырып килгән балалар күңеленә аеруча хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат