Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта узган билбау көрәше буенча республика турниры Татарстанның җиде районыннан яшь спортчыларны җыйды

ТРның атказанган механизаторы, совет Сабантуйларының күптапкырлар абсолют батыры Сабир Хәбибуллин истәлегенә багышланган әлеге турнир 30 еллык тарихы эчендә беренче тапкыр адресын үзгәртте.

Район җитәкчелеге инициативасы белән ул быел легендар көрәшченең туган авылы Чулпанда түгел, ә Нурлат шәһәрендә үткәрелде. “Тулпар” Спорт сараенда республиканың җиде районыннан килгән 2012- 2014 елгы 70тән артыграк үсмер көч сынашты. 

Якташыбызның хәтерен яд кылып, келәмдә аның эшен дәвам иттерүче яшьләргә теләктәшлек күрсәтү өчен күпсанлы мәртәбәле кунаклар җыелды. Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Максимкино авылында өч дистә елдан артыграк җирле хуҗалыкны җитәкләүче Евгений Яндуков әлеге ярышларны калдырмаска тырыша, бу – Сабир Хәбибуллин һәм үзвакытында көрәш белән шөгыльләнгән әтисе истәлегенә хөрмәт билгесе аның. 

“Сабир Хәбибуллович белән яхшы танышлар иде алар, бәлки әле бил дә алышкан булганнардыр, чөнки әти Нурлат Сабантуйларына бик еш килә иде. Хәтерлим, 1977 елда батыр булып та калды әле. 1995 елдан башлап без авылда аның истәлегенә төбәкара футбол ярышлары үткәрәбез, Нурлат спортчылары да килә. Мондый хәтер турнирлары легендар шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү өчен бик мөһим”, – дип сөйләде ул. 

Район башлыгы Дамир Ишкинеев үз чыгышында нурлатлыларның танылган якташлары белән горурлануларын билгеләп үтте һәм аның улы – Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллинга турнирны үткәрүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 

“Сабир Хәбибуллович Чулпан авылында милли көрәш мәктәбе оешуга башлангыч биргән кеше. Аның үрнәгендә Нурлат районында берничә буын көрәшчеләр үсеп чыкты. Бүген дә алар кече ватаннары данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда яклыйлар”, – диде Дамир Азатович. 

Чулпандагы көрәш секциясендә бүгенге көндә тренер Расих Сәмигуллин кул астында 35 яшүсмер шөгыльләнә. Аларның тугызы истәлек турнирында катнашып, танылган авылдашлары исеменә тап төшермәскә тырыштылар. Динар Галиев, Замир Сәитов һәм Илназ Әндәрҗанов – яшьтәшләр, көрәш белән кече яшьләреннән шөгыльләнәләр. Ярышларда бер-берләренә көндәшлек тудырсалар да, тормышта чын дуслар. 

“8 яшемдә, көрәшнең башлангыч алымнарын үзләштерә башлаган гына идем әле, Расих Каимович ярышларда үз көчемне сынап карарга тәкъдим итте. Үзем дә көтмәгәндә 2нче урын алдым, шуннан кызыксынып киттем, җитди итеп шөгыльләнә башладым. Соңгы тапкыр Самара өлкәсе беренчелегеннән җиңү яулап кайттым”, – дип уртаклашты Динар. 

Егетләр истәлек турнирында да сынатмадылар: Динар белән Замир үз үлчәмнәрендә – алтын, Илназ бронза медальләр алдылар. Гомумән, бу көнне Нурлатның яшь көрәшчеләре 16 призлы урын яулап, гомумкоманда зачетында җиңүгә ирештеләр. 

“Мин, танылган көрәшче, 78 яшенә кадәр иген иккән кешенең улы буларак, бүген зур горурлык хисләре кичерәм. Аның эшен менә ничә дистә еллар инде якташларыбыз дәвам иттерә. Алар арасында Россия чемпионнары, спорт мастерлары да бар. Ярышларның масштабы елдан-ел үсә бара, һәм бу матур традиция киләчәктә дә сакланып, үсеп килүче буында спортка мәхәббәтне арттырсын гына иде”, – дип уртаклашты Хәбир Хәбибуллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев