Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан тагын 11 егет солдат итеге киде

Нурлат хәрби комиссариатында армия хезмәтенә китүче солдатларны тантаналы озату чарасы үтте.

Бу юлы Ватаныбызны сакларга 11 нурлатлы юл тотты. Алар арасында Түбән Нурлаттан Илназ Вәлиев та бар иде. Ул хәрби комиссариатка Татарстан әләме белән килгән, анда аның туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен язганнар. 

“Бу – безнең традиция, соңгы елларда Түбән Нурлаттан барлык чакырылышларны да шулай озаттык. Менә чират миңа да җитте. Техникумны тәмамладым һәм, повестка килгәнен көтеп тормыйча, үз теләгем белән хәрби комиссариатка килдем”, – дип уртаклашты Илназ. 

Аны озатырга күпсанлы туганнары, дуслары килгән иде. Алар арасында җылылык һәм горурлык атмосферасы хөкем сөрде. 

“Лаеклы хезмәт итсен, бер елдан чыныгып өйгә әйләнеп кайтсын. Барлык әниләргә дә үз улларын армиядән исән-сау каршы алырга насыйп булсын. Егетләр өчен армия, һичшиксез, кирәк, бу – зур тормыш мәктәбе”, – дип уртак лаштылар Илназның әнисе белән әбисе Лилия һәм Хәния Вәлиевалар. 

Киекледән Илфат Абдрахманов та армиягә зур теләк белән китте. 

“Повестка алу белән армиягә җыена башладым. Кәефем яхшы, хәрбиләрчә. Өстәвенә, үрнәк алырлык кешем дә бар. Былтыр абыем армиядә хезмәт итеп кайтты, ул Брянск өлкәсендә – махсус хәрби операция чикләренә якын территориядә хезмәт итте һәм күптән түгел генә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алды. Мин дә аның кебек лаеклы хезмәт итәчәкмен”, – диде ул. 

Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин булачак Ватан сакчыларына изге теләкләрен җиткерде. 

“Армиядә хезмәт итү – һәрбер ир-егетнең изге бурычы һәм тормышындагы мөһим этап. Сез үз Ватаныгызны, гаиләгезне һәм якыннарыгызны сакларга барасыз. Барлык сынауларны да намус белән үтәрсез, рухи һәм физик яктан ныгырсыз, дип ышанам. Онытмагыз: сезнең артта – туган Нурлатыгыз һәм бөтен республика. Сезне яхшы хәбәрләр белән көтеп калабыз”, – дип мөрәҗәгать итте егетләргә Заһир Абдуллин. 

Солдатларны озатырга шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов та килгән иде. Ул армиягә китүчеләргә теләктәшлек күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. 

“Бүген сез олы тормышка җитди адым ясыйсыз. Армия җаваплылыкка, дисциплинага һәм ир-атлар арасындагы чын дуслыкка өйрәтә. Сезгә җиңел хезмәт, тугры иптәшләр һәм өйләрегезгә тизрәк әйләнеп кайтуыгызны телим. Шуны белеп торыгыз: Нурлатта сезне һәрвакыт көтәләр, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең өчен догада булачаклар. Без сезнең белән горурлана алырлык итеп, лаеклы хезмәт итегез”, – диде Николай Липатов. 

Районда язгы чакырылыш дәвам итә. Бу чакырылышта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына барлыгы 60ка якын нурлатлы китәчәк. Егетләр ил буенча төрле гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләр. Чираттагы төркемне озату якын көннәргә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев