Узган атнада шахмат буенча район чемпионаты төгәлләнде. Быел төп трофей өчен унҗиде шахматчы көч сынашты. Нәтиҗәдә, чемпион титулын Владислав Герасимов яулады. Ринат Миннебаев белән Иван Прокопьев II-III урыннарны бүлештеләр.
- Чемпионатны, гадәттәгечә, узган елның ноябрендә башладык, - дип турнирга нәтиҗәләр ясый баш хөкемдар һәм призер Ринат Миннебаев. - Барлык уеннар да үзебезнең шахмат-шашка клубында узды. Быелгы турнирда тарихи вакыйга булды, дияргә мөмкин: бу 31нче чемпионат иде, һәм шул еллар эчендә тәүге тапкыр районның "шахмат таҗын" авыл спортчысы яулады.
Хәер, Ринат Мирзоевич үзе дә районның шахмат тарихында уникаль шәхес: бүгенге көндә барлык утыз бер чемпионатта да катнашкан бердәнбер кеше бит ул.
Бүген Гәйтән авылында яшәүче яңа чемпион Владислав Герасимов исә моңа кадәр чемпионатта да, башка төр ярышларда да һәрчак призлы урыннар алып килде. Чемпионатта катнашучыларның үзләре әйтүенчә, Владислав Егоровичка каршы уйнаганда һәркем аерата игътибарлы, төгәл булырга тырыша икән. Сәбәбе дә бар, чөнки Герасимовка каршы уйнаганда, аның "авыл шахматчысы" булуыннан бигрәк, иң элек спорт мастерлыгына кандидат исемен йөртүче оста икәнлеген онытырга ярамаганлыгын беләләр алар.
Бүген исә шахматчылар Кубок өчен көрәшә. Әлеге күчмә трофейны узган ел Сергей Анисимов откан иде.
Нет комментариев