"Россия 10" проекты Россия символы булырдай 10 объектны билгеләү өчен гамәлгә ашырыла.
Бәйге март аенда башланды. Хәзер аның икенче туры дәвам итә. Һәркем теләгән объекты өчен www.10russia.ru сайтында яки SMS-хәбәр аша тавыш бирә ала. Кол Шәрифкә тавыш бирү өчен 1880 номерына 15 санын язып җибәрергә кирәк. Сайтта бер тәүлеккә өч тавыш калдырырга мөмкин.
2 сентябрьдән бәйгенең финалы башлана. Финалга 30 объект кына үтәчәк.
Нет комментариев