Россия йолдызлары Нурлатны үз итте
Бу якшәмбедә Нурлатта янә Россия йолдызлары концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
"Волга-Кредит Банк" һәм Нурлат муниципаль районы ярдәмендә узачак концертта Стас Пьеха, Юлия Савичева, Украинаның халык артистлары Владимир Данилец һәм Владимир Моисеенко, Геля Ромэнның гаилә чегән халык ансамбле чыгыш ясаячак. Концерт 30 июньдә 17.00дә ипподром территориясендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев