Телефон мошенниклары Нурлатта яшәүче гаиләне бер миллион ярымга якын сум акчаларыннан мәхрүм иткән
Телефон аша мошенниклык гамәлләре кылу күптәннән инде “банкның куркынычсызлык хезмәтеннән” дип шалтыратулар белән генә чикләнми.
Бүгенге көндә җинаятьчеләр ялган “дәүләт органнарын” җәлеп итеп, Ватанга хыянәт итүдә гаепләп, психологик басым ясап һәм катгый конспирация чаралары кулланып, күп йөрешле “спектакльләр” уйныйлар. Иң куркынычы – мондый манипуляцияләр тозагына өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, ә якыннарын коткару өчен соңгы акчаларын бирергә әзер булган яшьләр дә каба. Менә Нурлатта яшәүче бер хатын-кыз да шундый хәйләкәр һөҗүм корбаны була: аның кызы аферистлар кушуы буенча гаиләнең барлык исәпхисап счетларын бушата.
Вакыйга узган елның көзендә башлана. Ханым мессенджерларның берсендә аны үзенең рөхсәтеннән башка инвестицияләр базарындагы брокерлык компаниясе төркеменә кушуларына игътибар итә. Элегрәк акцияләре булганлыктан, мондый төркемнең пәйда булуы аңарда шик уятмый. Чат администраторлары катгый рәвештә катнашучылардан “төп ставка үзгәрү сәбәпле, кертемчеләр архивын ашыгыч рәвештә цифрлаштыруны” таләп итәләр. Инструкция шактый җитди күренә: Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, алты санлы “ачкыч” алырга һәм аны төркемгә җибәрергә кирәк була. Соңрак шундый ук таләп белән тагын бер төркем барлыкка килә, әмма бу очракта инде хатын-кыз уяулык күрсәтә.
Ә менә беренчесендә исә бөтен кешеләр дә “цифрлаштыра” дигән гомуми хәбәргә алданып, кодны җибәргән була. Нәтиҗәсе үзен озак көттерми. Чатка сүгенү сүзләре белән “Без синең барлык документларыңны йөкләтә башладык инде, урамда яшәячәксең, Днепрдан сәлам” дигән хәбәр килеп төшә. Боларның мошенниклар икәнен аңлап, ханым ул чакта алдан ук чарасын күрә: Дәүләт хезмәтләре порталында кредитлар рәсмиләштерү мөмкинлегенә йозак куя һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Мәгълүматлар саклап калына, реаль зыян салынмый. Әмма бәла башка яктан килә – мошенниклар аның Самарадагы кызын кармакка төшерәләр.
Декабрьдә кызга Кипр номерыннан шалтырату керә. Таныш булмаган кеше әдәпле генә итеп, аңа Казаннан чәчәкләр һәм посылка җибәрелүен әйтә һәм аларны кабул итү пунктына рәсмиләштерү өчен смскодны әйтергә куша. Кыз саннарны әйтә, ә бер сәгатьтән соң аның телефонына “Синең профилеңә чит айфоннан керделәр” дигән шомлы хәбәрләр килә башлый. Куркуга калган кыз күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Трубканы алган “кайнар линия белгече” хәвефле интонация белән аның Дәүләт хезмәтләре профилендә терактларда катнашкан Украина гражданы исеменә генераль ышанычнамә табылуын хәбәр итә. Мошенниклар: “Сине хәзер җинаять кылуда гаепләячәкләр, ә әти-әниең өенә тентү белән Тикшерү комитеты хезмәткәрләре юлга чыга инде”, – дип белдерәләр. Аферистлар әлеге хәлдән бердәнбер “чыгу юлы” – гаиләдә булган барлык акчаларны ашыгыч рәвештә “куркынычсыз счетларга” декларацияләү диләр.
Куркуга калган кыз Самарадан такси белән өенә кайтырга чыга. Җинаятьчеләр аның гамәлләрен тулысынча контрольдә тоталар. Аны җинаять җаваплылыгы белән куркытып, әлеге хәлләр турында кемгә дә булса сөйләүдән тыялар, видеоконференция кушымтасын урнаштырып, аның һәр адымын күзәтеп бару өчен экран трансляциясен кабызырга мәҗбүр итәләр. Мессенджер аша “Александр Кравцов” дигән кеше исеменнән конфиденциальлекне саклау өчен расписка формасы җибәрәләр, кыз аны үз кулы белән күчереп язып, кураторларга юллый.
Нурлатка кайткач, ул әнисенең кәрәзле телефонын ала. Кызына ышанып, хатынкыз гаджетын берсүзсез бирә. Ике көн эчендә – 26 һәм 27 декабрьдә – банк кушымталарын кулланып, кыз системалы рәвештә гаилә бюджетын “бушата”. Ул әнисенең исеменә ачылган кредит картасын активлаштыра, аннан үз счетына 300 000 сумга якын акча күчерә. Аннары әнисенең кертеменнән бер миллион сум акча салдыра. Болардан тыш, кыз өйдә әнисенең яңа җылылык казаны сатып алу өчен җыеп куйган 55 000 сум һәм 480 доллар акчасын табып ала, соңгысын шунда ук җирле банк бүлегендә сумнарга алыштыра.
“Әлеге акчаларның барысын да кыз салдырып, банкоматлар аша җибәрә барган, – дип билгеләп үтте Россия МВДсының Нурлат районы буенча тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Гүзәл Гайфиева. – Кураторлар кушуы буенча ул хәтта яңа смартфон сатып алган һәм анда түләү системасының һәм Үзәк банкның ялган мобиль кушымталарын урнаштырып, акчаларны чит счетларга күчергән”. Җинаятьчеләр “декларацияләү” тәмамлану белән үк барлык акчалар да әнисенә кире кайтарылачак дип ышандырганнар. Ике көн эчендә төрле банкоматлар аша барлыгы 8 эре транзакция ясалган: башта ике тапкыр 100 000шәр сум, 94 000 һәм 52 000 сум акча күчергән, иң зур транш 650 000 сум тәшкил иткән, һәм ахырда тагын ике тапкыр 100 000шәр һәм 90 000 сум акча юллаган.
Мошенникларның ялганы 27 декабрь кичендә генә ачыкланган, телефон хуҗасы банк кушымтасына кереп, операцияләр тарихындагы башбаштаклыкны күреп гаҗәпкә калган. Ачыктан-ачык сөйләшүдән соң, күз яшьләрен тыя алмаган кызы үз гамәлләрен таныган. Нәтиҗәдә, әлеге гаиләгә 1 386 261 сум күләмендә зур матди зыян салынган һәм алар полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу вакыйга – һәрберебез өчен җитди сабак. Мошенниклар хәзер очраклы рәвештә генә эш итмиләр, алар психологик басым ясап, үз корбаннарын якыннарының яисә үзенең тормышы куркыныч астында дип куркыталар.
«Шуны истә калдыру мөһим: бернинди “куркынычсыз” яки “декларация” таләп ителүче счетлар юк, – ди Гүзәл Гайфиева. – Дәүләт хезмәтләре, Үзәк банк яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга беркайчан да мессенджерлар аша шалтыратмыйлар, кодлар җибәрү, төрле программалар урнаштыру яки экран трансляциясен кабызуны таләп итмиләр».
Әгәр сезне җинаять эше белән куркыталар һәм сөйләшүне сер итеп тотарга кушалар икән – бу һичшиксез аферистлар. Шунда ук телефон трубкасын куегыз. Балаларыгыз һәм өлкән яшьтәге туганнарыгыз, күршеләрегез белән сөйләшегез, аларга бу кагыйдәләрне аңлатыгыз, чөнки телефон аша вакытында өзелгән “сөйләшү” нервларыгызны һәм гаилә акчаларыгызны саклап калуның бердәнбер юлы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев