ХӘБӘРЛӘР

Төнлә сыра да сатылмый

2013 елның 1 гыйнвареннан төнге вакытта, төгәлрәге кичке 10нан көндезге 10га кадәр барлык алкоголь продукциясе кебек үк, сыра сату да тыелачак.

- Яңа елдан үз көченә кергән алкоголь продукциясе әйләнешен һәм чикләүне көйләүче Фекдераль законда каралганча, сыраны ваклап стационар булмаган сәүдә объектларында, шул исәптән икоскларда, җәйге чатырларда да сату тыела, - дип аңлатма бирә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гатина.
 

Чистай киоск Федераль закон

Нет комментариев