Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Төрнәс мәктәбе укучыларын күңелле каникуллар һәм мавыктыргыч яңа уку елы көтә

1 июньнән мәктәп укучылары җәйге каникулларга таралышты.

Төрнәс мәктәбенең 4нче сыйныфы чыгарылышлары исә бу юлы мәктәп белән бераз моңсуырак аерылыштылар. Чөнки быел алар башлангыч мәктәп һәм 4 ел буена янәшәләрендә булган беренче укытучылары Вера Абрамова белән дә хушлаштылар. 

“Төрнәс мәктәбендә минем беренче чыгарылышым әле бу һәм алар минем күңелемдә бик актив, белемгә омтылучы, кызыксынучан балалар булып калачаклар. Сыйныфта 8 укучы һәм аларның һәркайсы индивидуаль, талантлы. 4 ел эчендә нинди генә бәйгеләрдә катнашмадык без. Әле март аенда гына “Фронт көзгесе” дигән әсәрне сәхнәләштереп, район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадык. Май аенда Каравыл Тавында Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә узган беренче җырлар фестиваленнән 2нче сыйныф укучылары белән бүләк алып кайттык, – ди Вера Аркадьевна. – Әти-әниләр дә безнең һәр башлангычыбызны хуплап тордылар, һәрчак ярдәм иттеләр. 

Укучыларыңның уңышлары – укытучы өчен иң зур бүләк. Сыйныфта 5 укучы башлангычны бик яхшы һәм яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Менә уку елы тәмамлануга багышланган гомуми мәктәп линейкасында да 4нче сыйныф укучылары мактау грамоталары белән билгеләп үтелгәннәр. 

“Узган елдан мәктәбебездә бик матур традиция яши . Гомуммәктәп линейкасында иң яхшы, иң актив укучылар, мәктәп тормышында актив катнашкан әти-әниләр бүләкләрне алырга «кызыл келәм» буйлап чыгалар. Үземнең 4нчеләр кызыл келәмнән узганда зур шатлык хисләре кичердем, – ди Вера Аркадьевна. – Быел мәктәп укучылары арасыннан төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр дә билгеләнде. Безнең сыйныфтан Марсель Насыйбуллин – “Иң иҗади”, Артем Бакурин – “Иң көяз”, Аня Петрова – “Иң тырыш” дип язылган түштамгалар алдылар”. 

Вера Абрамованың педагоглык стажы 38 ел тәшкил итә, шул еллар эчендә йөзләгән балага “икенче әни” булган ул. Һәм бу 4нчеләре дә аның йөрәгендә кадерле урын алачак. 

“Киләчәктә дә шундый тату, актив булып калсыннар, күңелләрендәге игелек, яктылыкны югалтмыйча, һәрчак белемгә омтылсыннар иде. Каникуллары күңелле, файдалы үтсен, – ди педагог. Киләсе уку елыннан инде 4нчеләрне бөтенләй икенче тормыш – мавыктыргыч фәннәр, яңа укытучылар, кабинетлар көтә. Башлангыч мәктәп аларның күңелләрендә тормышларының вакыйгаларга бай онытылмас бер өлеше булып калачак”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев