Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел каникулларында Нурлатта ике янгын чыккан

Яңа ел каникуллары янгын хезмәте өчен чагыштырмача тыныч узган. 2013нче елның 31 декабреннән яңа елның 9 гыйнварена кадәр 125нче янгын часте пультына янгын турында 2 сигнал кергән.

Мәсәлән, 31 декабрь көнне 21.52дә Сәләнгештә мунча януы турында хәбәр итәләр. Төтен юлының төзексезлеге аркасында килеп чыккан янгынны Яңа ел сәгате сукканчыга кадәр сүндереп өлгерәләр үзе. Ә 5 гыйнвар көнне Бикүледә бер торак йортның 75 квадрат метрлы түбәсе яна. Сәбәбе - электр үткәргечендәге кыска ялганыш. Моннан тыш, бу көннәрдә коткаручыларга икешәр тапкыр ишек ачырга һәм ялган чакырулар буенча да чыгарга туры килгән. Күрше фатирдан газ исе килеп дип хәбәр бирүчеләр әллә шаярганнар, әллә аларга чынлап та шулай тоелган, һәрхәлдә әлеге хәбәр расланмаган. Ә икенче көнне, 3 гыйнварда, 125нче янгын частенә Промышленная урамындагы шәхси мунчаларның берсеннән көчле төтен чыга, дип хәбәр итәләр. Урынга чыккан янгын сүндерүчеләр әлеге чакыруның да "ялган" булуын ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат