Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Балалар үсә, бакчалар арта тора

2 сентябрь көнне Нурлатта тагы бер-"Шатлык" балалар бакчасы үз ишеген ачты.

Шәһәрнең Кормыш микрорайонында элекке хуҗалык идарәсе бинасының балалар бакчасы итеп үзгәртеләсен белгән ата-аналар бу көнне зарыгып көттеләр. Бакчаны ачу тантанасында район башлыгы Наил Шарапов һәм подрядчылар- "Строитель"ОООсы директоры урынбасары Руслан Мостафин тапшыру вакытының сузылуы өчен гафу да үтенеп алдылар әле. Әмма бүген инде бина әйбәтләп тышланган, килү юлы асфальтланган, 60 балага тәрбия бирү өчен барлык уңайлыклар булдырылган, һәм яңгыравыклы тавышлы сабыйлар тырышып өйрәнгән беренче шигырьләрен сөйләп кунакларны кабул иттеләр. Район башлыгы сабыйлар карамагындагы һәр бүлмәнең эшләнеш сыйфатын карап, проблемалар турында кызыксынып атлады.
-Шәһәрдә биш елда балалар өчен 500дән артык өстәмә урын булдырылды, монда "Бәләкәч" республика программасының ярдәме дә зур булды-диде Наил Шакирович.- Әмма бакчага чират кала әле. Димәк, безгә тагы да яңа мөмкинлекләрне барларга туры киләчәк.
Өстәмә урын дигәндә, район башлыгы бу көнне ачу тантанасы үткәрелгән тагы бер бакча-"Алтын балык"ны да күздә тотты, әлбәттә. Бирегә балалар яздан ук йөри башласалар да, Наил Шакирович әйткәнчә, зурлап өй туе үткәрелмәгән иде әле. Шул рәвешле 2 сентябрь Нурлатның 160 сабыен сыендырган ике бакчаның да туган көне буларак теркәлде. Кунакларның теләге бер иде: балалар лаеклы тәрбия алсыннар, ата-аналарның күңеле алар өчен тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат