Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Кышкы юллар куркыныч

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, чәршәмбе көнне район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Икесендә дә машиналар кышкы резинага күчәргә өлгермәгән булганнар икән.

Чәршәмбе көнне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында бу проблема үзәккә куелды. Салкыннар белән кыенлыклар да башлана, шуңа да юллар контрольдә тотылырга тиеш, диелде анда. Комиссия утырышында район һәм шәһәр юлларын карап торучы юл службалары көзге-кышкы чорга әзер булуларын хәбәр иттеләр.
Шәһәр урамнарын һәм юлларын карап торучы "Төзекләндерү биш" җәмгыяте быелгы сезонга 10 берәмлек техника әзерләгән, моннан тыш 9 берәмлек махсус техниканы арендага алуга килешү төзелгән. Урам-юл челтәрен карап тотуга 550 тонна ком, 45 тонна тоз әзерләнгән. Район юлларына хезмәт күрсәтүче Нурлат автоюллар идарәсе бу сезонга барлыгы 39 берәмлек техника белән керә. Барлыгы 2400 тонна ком, 974 тонна тоз кайтарылган. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә дә 100 процент әзерлекле булуларын хәбәр иттеләр. Атна башыннан алда телгә алган предприятиеләрнең барысында да бозлавыкка каршы көрәшү буенча эш башланган, диелде Хөкүмәт утырышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ЮХИДИ