Укучылар ярминкәсендә 300 мең сумлык авыл хуҗалыгы һәм кул эшләре товарлары сатылган.
Кичә районның 28 мәктәбе һәм 33 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сатып алучыларга үз бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма-тозланмалар һәм кул эшләре тәкъдим итте. Ә менә Егоркино мәктәбе чарага үз акциясе белән килгән иде. Бу көнне алар мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне 20 сумнан гына сатты. Шунда ук методик күргәзмә дә оештырылган иде. Күргәзмәнең үзенчәлеге чәчәкләр патшылыгы булды.
Нет комментариев