Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге күчмә Кубокны быел да үзендә калдырды

Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы мәшгульлек үзәге" республика смотр-конкурсында җиңү яулады.

Үзәк директоры Нәгыйм Сафиуллинга җиңүче Дипломы, күчмә Кубок һәм бүләкне кичә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында министр Айрат Шәфигуллин тапшырды. Мәшгульлек үзәгенең әлеге смотр-конкурста өченче тапкыр җиңү яулавы инде бу: үзәк Кубокны беренче тапкыр 2010нчы елда алган булса, 2012нче елда янә үзенә кайтаруга иреште һәм 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Кубок быел да Нурлатта калды. Шулай итеп, Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге республикада Кубокка өч тапкыр ия булган бердәнбер үзәк әлегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат