Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәр өстенә авыр ис таралды

Бу көннәрдә редакциябезнең телефоннары тынып тормый. Халык шәһәрдә авыр ис булуыннан зарланып шалтырата. "Кайдан килә бу авыр ис? Тәрәзәләрне дә ачарга юк. Озакка барырмы?" - дип канәгатьсезлек белдерә укучыларыбыз

Баксаң, шикәр заводы производство территориясен чистарту эшләренә керешкән икән. Әлегә алар чөгендер кагатлары астындагы туфракны ташырга тотынганнар. Якын көннәрдә чөгендер түбе базларын калдыклардан чистарту эшенә керешмәкчеләр. Бу эш тагын ике атналап дәвам итәргә мөмкин икән әле.
- Чөгендер түбе калдыклары бик исле. Шуңа да завод җитәкчелегенә аны бары тик тентланган транспорт белән генә ташу шарт итеп куелды, - дип хәлгә аңлатма бирә Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль органы җитәкчесе Дилүсә Әндарова. - Транспорт бары тик әйләнеч юлдан гына йөрергә һәм бу эшне җил шәһәр ягына исмәгән көннәрдә генә башкырылырга тиеш дип килешенде. Халыкның канәгатьсезлек күрсәтүен аңлыйбыз. Ләкин бу - технологик процесс һәм базларны хәзер чистартып калу хәерле. Калдыкларны җәйгегә калдыру тагы да куркынычрак төс ала.
Бу җаваплар укучыларны сөендермәсә дә, хәлгә ачыклык керткәндер. Димәк, түзәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Роспотребнадзор шикђр заводы