Нурлат урамнарын Яңа елга бизиләр
Бүген "Төзекләндерү биш" җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәр урамнарын Яңа елга бизи башладылар.
Иң беренчеләрдән булып үзәк фонтанны бизи башладылар. Җәмгыять хезмәткәрләре бу эшкә бераз иртә тотынуларын һава торышына бәйлиләр. Салкыннарда эшләгәндә гирляндалар зыян күрергә мөмкин икән. Якын көннәрдә шәһәр Советы бинасын бизәргә тотыначаклар, аннан чыршыга чират җитәчәк. Детальләрне җыюга әзерли дә башладык инде, диләр предприятие хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев