Бу көннәрдә Гыйматдинов урамы буйлап узучы машина йөртүчеләр биредәге күңелле үзгәрешләргә сөенеп үтә.
Чөнки инде дүшәмбедән бирле биредә "Альтранс" җәмгыяте төзүчеләре чокыр ремонты ясау белән мәшгуль.
- Гыйматдинов урамында 600 квадрат метрда юллар тигезләнәчәк. Алга таба Островский урамының Куйбышев урамы һәм Красноармейская урамнары белән кисешкән өлешенә яңа асфальт җәячәкбез, - ди җәмгыять прорабы Александр Большаков.
Әлеге җәмгыять эшчеләре якын көннәрдә шулай ук Муса Җәлил урамындагы юлларны да тигезләп бетерәчәкләр. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, юллар ремонты шәһәр бюджетыннан финанслана икән.
Нет комментариев