Нурлатта фонтаннарны язга кадәр “туңдырдылар”
ШӘҺӘР

Нурлатта фонтаннарны язга кадәр “туңдырдылар”

Быел шәһәр паркында ачылган яңа фонтанны кышкыга консервладылар, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин.

Явым-төшемнәр зыян салмасын һәм аны киләсе сезонда бер проблемасыз кабызып җибәреп булсын өчен фонтанны яхшылап томалаганнар. Ә менә үзәк фонтан, башка еллардагы сыман ук, Яңа ел бәйрәмнәренә бизәләчәк. Аны берни белән дә томаламаганнар - бары суын түккәннәр һәм чистартканнар гына.


Нурлат фонтан Ильдар Зайнуллин

Нет комментариев