Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

НУРЛАТТА: ИЗГЕ ЭШНЕ – КҮМӘК КӨЧ БЕЛӘН

Халыкның уртак тырышлыгы белән шәһәрнең яңа татар зиратындагы зират йортына янкорма төзелде.

- Зират йортын моннан 5 ел элек төзеп куйган идек инде, әмма ул кысанрак. Шуңа да җирләү кирәк-яракларын кую өчен янкорма төзергә булдык, - ди бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Зөфәр ага Гыймаев. Зөфәр ага - заманында шикәрчеләр бистәсендәге мәчет төзелешендә дә башлап йөргән аксакалыбыз. Хәзер исә яңа татар зиратында тәртип булдыру өчен янып йөри.
- Рәхмәт, бу эштә район һәм шәһәр җитәкчеләре, эшмәкәрләр ярдәм иттеләр. Равил Әхмәтов, Наил Фазлыев, Дамир Ишкинеев, Илһам Курамшин, Илдар Гарифуллин, Рәис Сәмигуллов, Мансур Гайфуллин - кем төзелеш материаллары, кем акчалата, кайсы транспорт белән булышты. Төзелеш эшенә керешкәч тә эшне күмәк көч белән башкардык. Әнәс Нәбиуллин белән Фәнил Гайнуллин спортчы егетләрне оештырып ярдәмгә җибәрделәр. Зиратны карап торучы Вазыйх Яруллин, Ринат Хөснетдинов, Юныс, Рәфыйкъ, Хәмзәләрнең тырышлыгы белән бер атна дигәндә янкорманы кирпечтән өеп тә куйдык. Мондый изге эшкә өлеш кертү һичшиксез әҗерле булырга тиеш. Зөфәр ага гомерлек төзүче буларак, үзе дә төзелештән читтә калмаган. Яшем 83тә дип тормаган, кулына эш коралларын алып, өю эшләрен башыннан азагына кадәр үзе башкарып чыккан әле. Изге эшкә алынганда ярдәм итәргә әзер торучы
игелекле күңелле кешеләр дә табыла, дәрт-дәрман да ташламый икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат