Нурлатта прокурор да үзгәрә
ШӘҺӘР

Нурлатта прокурор да үзгәрә

Шәһәр прокуроры Әнис Вәлиуллов эшеннән китә, Нурлат шәһәре прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп ТР Прокуроры карары белән Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары булып эшләгән Руслан Галиев билгеләнә. Бу хакта ТР прокуроры Илдус Нәфыйгов "Татар-информ" мәгълуматый агентлыгы белән он-лайн конференциядә хәбәр итә.

Иртәгә республика прокурорының Нурлатка килүе көтелә. Ул быел яз мигрантлар белән каршылык килеп чыккан Кизләү авылында һәм Нурлатта гражданнарны кабул итү үткәрәчәк.

Нурлат

Нет комментариев