Нурлатта тагы 40 баланы беренче сыйныфка җыйдылар
ШӘҺӘР

Нурлатта тагы 40 баланы беренче сыйныфка җыйдылар

Бүген "Нурлатнефть" НГДУсында "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында булачак 40 беренче сыйныф укучысына предприятие начальнигы Илгиз Салихов исеменнән мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырдылар.

Әлеге чара шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән залда тантаналы шартларда үтте. Башта балаларга мультфильмнар күрсәттеләр, аннан дулкынландыргыч мизгелләр җитте: яшьләр лидеры Гөлназ Сәлахова алар арасында викторина үткәрде, балалар мәктәп турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр.


Нурлат

Нет комментариев