Нурлатта түбәләр һәм отмоскалар кардан арындырыла
"Коммунальник" ТСЖсы бу көннәрдә күпкатлы йортларның түбәләреннән кар чистарту белән мәшгуль.
- Атна эчендә иң куркыныч участокларда - Нурлат, Кариев, Ленинград урамнарындагы уннан артык йортның түбәләрен чистарттык, - ди ТСЖ рәисе Марат Хәмидуллин. - Хәзер йомшак түбәле участокларда эш бара. Карл Маркс урамы, 6 йортта түбәне чистартуыбызның төп сәбәбе алда торган ремонт белән бәйле.
ТСЖда хәбәр итүенчә, түбәләрне, йорт отмоскаларын чистарту эшләре шимбә, якшәмбе көннәрендә дә дәвам итәчәк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев