Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта яңа стадион һәм өч спорт мәйданчыгы булачак

Бу атнада шәһәрдә яңа стадион төзелеш янә торгызылды. Бүгенге көндә анда вак таш түшәү эшләре бара. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән әйтүләренчә, стадионны төзү белән Казан фирмасы шөгыльләнә.

Алар быелга вак ташны түшәп, булачак стадионның өслеген тигезләп калдырмакчылар, киләсе елга исә анда ясалма үлән түшәләчәк. Ә трибуналар, киенү-чишенү бүлмәләре әлегә азаккача хәл ителмәгән.
Моннан тыш, шәһәрдә өч өр-яңа спорт мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Әфганчылар бистәсенә каршы якта, Төньяк микрорайонда һәм шәһәрнең 1нче мәктәбе территориясендә булачак әлеге мәйданчыкларны да Казаннан "Реставрация" җәмгыяте төзи.
- Бу спорт мәйданчыклары 2014 елгы планга кертелгәннәр иде, әмма төзүчеләр эшне быелдан ук башларга һәм киләсе елда озакка сузмыйча гына төгәлләргә булдылар, - дип аңлатма бирде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.
Әлеге спорт корылмаларында волейбол, мини-футбол мәйданчыклары ясау һәм тренажерлар кую планлаштырыла икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат стадион