Шәһәрдә автобус тукталышлары арта
ШӘҺӘР

Шәһәрдә автобус тукталышлары арта

Кормыш, Интернационалчылар, Мәктәп, Совхоз. Яңа куелачак тукталышларның исемнәре үк кай тирәдә буласын күрсәтеп тора.

Кормыш тукталышы - шәһәрнең БПО каршында, Интренационалчылар - Әфганчылар бистәсендә, Мәктәп - Югары Нурлат мәктәбе каршында, Совхоз - Ключи поселогы каршында.
- Әлеге тукталышлар халык белән очрашулар барышында кергән мөрәҗәгатьләр буенча куела,- диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин. - Хәзер барлык 4 тукталышны төзү буенча да эш бара.

Нурлат Шәһәрдә автобус тукталышлары

Нет комментариев