Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәрдә канализация люкларының күбесе капкачсыз

- Совет урамында иске мунча яныннан узып барганда, 5 яшьлек улым чак кына тротуарның икенче ягындагы коега төшеп китмәде. Бу кое күптәннән ачык тора инде, - дип шалтыратты шул көннәрдә Яшьлек микрорайонында яшәүче бер хатын-кыз

Моңа кадәр шул ук Совет урамының 135нче йортында яшәүчеләр дә йорт тирәсендә канализация люкларының торышы начар булудан зарланып хәбәр биргәннәр иде. Шәһәрдә ачык яки капкачлары аннан-моннан агачтан гына ясап куелган люклар кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч чыганагы булып кала бирә. Хәзер исә күбесе үлән арасында кала һәм алар күренми дә диярлек. Аларны ремонтлау буенча ни дә булса эшләнәме соң?
Шәһәрдәге люклар өчен нигездә "Промочистка" җәмгыяте җавап бирә икән. Әйтүләренчә, алар очраша торган төп проблема - тимер люк капкачлары металл җыеп акча эшләргә яратучыларны кызыктыра икән.
- Әле кичә генә 3нче мәктәп янындагы люкның капкачын урлап киткәннәр. Ә бит бу тирәдән никадәр бала үтеп йөри. Бүген махсус бригада шунда китте, - ди җәмгыятьнең баш инженеры Анатолий Анисимов.
Әлеге бәладән котылу өчен люк капкачларын пластмасстан ясарга тотынганнар. Бу эш планлы рәвештә дә, җәмгыятькә кергән мөрәҗәгатьләр буенча да эшләнә.
- Узган елда 175 канализация коесын, быел тагын 38не капиталь ремонтладык. Әле тагын 20 шундый пластмасс капкачыбыз бар, - ди инженер безгә кергән мөрәҗәгатьләрне хәл итәсенә ышандырып.
Нурлат шәһәренең полиция бүлегенең штаб начальнигы Елена Поплавская әйтүенчә, быел аларга люклар урлау буенча бер мөрәҗәгать тә кермәгән. Ә менә узган елда шундый ... очрак булган. Люк капкачларын урлаган өчен закон буенча җаваплылык каралган. Аның нинди булуы предприятиегә китерелгән зыянның күләменә бәйләнгән. Әгәр зыян сизелерлек икән, бу кешегә карата урлау өчен җинаять эше кузгатыла. Ә вак урлау буларак теркәлсә, әлеге кырын эшне эшләүче административ хокук бозу буларак җәзага тартыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "промочистка" Совет урамы

2
X