ШӘҺӘР
Шәһәрнең К.Маркс белән Гагарин урамнарының 6нчы һәм 14нче йорт яннары чистарды
Кичә, 23 апрельдә шәһәрнең К.Маркс ур., 6 һәм Гагарин ур., 14нче йортларында яшәүчеләр өмәгә чыктылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында туры китереп, шундый күмәк җыештыруны бу йортларда яшәүчеләр алдан ук планлаштырып, игъланнар элгәннәр иде. Һәм менә 23 апрельдә халык эштән катйкач, кулларына көрәк-еберкеләр, чүп капчыклары алып ишегалларын тәртипкә китерергә ашыктылар. Биредәге йорт яннары, балалар мәйданчыкы чүп-чардан, былтыргы яфраклардан арындырылды. Шулай ук ишегалдында агачларның артык боткаларын кистеләр. Кыскасы, бер-ике сәгать эчендә ике йортның территориясе дә, ишегаллары, балалар мәйданчыклары да ялт итеп чистарып калды. Дөрес, өмәдә әлеге йортларда яшәүчеләрнең барысы да катнашты дип әйтеп булмый: асылда өлкән яшьтәгеләр актив булды, шулай ук "Коммунальник" ТСЖсы эшчеләре дә булыштылар. Киләчәктә безнең үрнәккә яшьләр дә кушылыр дип өметләнәбез, диештеләр өлкәннәр. Соңыннан исә, әлеге йортлар караган "Коммунальник" ТСЖсы җитәкчелеге халык белән кыска гына җыелыш уздырды - якын арада башкарыласы эшләр, бурычлар билгеләнде, җитәкчелек биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев