Соңгы көннәрдә укучыларыбызның эчә торган суны начар сыйфатлы булуыннан кергән зарлары уңаеннан без Роспотребнадзор идарәсенең территориаль органына аңлатма сорап мөрәҗәгать иттек.
- Лаборатор тикшеренүләр Чирмешәннән килүче суның тәме, катылыгы буенча гигиеник таләпләргә туры килмәвен күрсәтте. Хәзер елга суы бирүне азайту буенча эшләр алып барыла, резервтагы артскважиналар җибәрелә. "Промочистка" ОООсы һәм Роспотребнадзор суның сыйфатына ктонтроль алып баруны дәвам итәләр. Калдык хлор, химик күрсәткечләр буенча исә су таләпләргә туры килә, - диде территориаль орган начальнигы Дилүсә Әндарова.
***
"Промочистка" ОООсы кисәтә: Каравыл Тавы насос станциясендә ремонт эшләре бару сәбәпле, суны бары тик кайнаткан көе генә эчәргә.
Нет комментариев