Тимер юл бистәсенә автотбус йөри
ШӘҺӘР

Тимер юл бистәсенә автотбус йөри

"Район газетасының 13 март санында шәһәр транспортына кагылышлы материалны укыгач, без, тимер юлчылар бистәсендә яшәүчеләр дә бу темага битараф кала алмадык. Яңа микрорайоннарда тукталышлар юк, дип зарланалар, бездә бар алар, әмма автобус маршруты гына юк. Үзәккә барыр өчен таксига 80 сум акча сарыф итәргә туры килә. Без, пенсионерлар район үзәк...

Бу ситуациягә аңлатма бирүен сорап, "Нурлат АТПсы" җәмгыяте баш инженеры Хәниф Гыймрановка мөрәҗәгать иттек:
- Тимер юлчылар бистәсендә маршрут автобусы, шимбә, якшәмбе көннәреннән тыш, көненә икешәр рейс ясый. Иртән автовокзалдан 7.00да, 8.00да китә, кич белән исә 14.20 һәм 17.20дә кузгала. Бу микрорайонга йөрүче автобус Островский урамында, мәчет янына, "Тургай" кибете, 8нче урта мәктәп, 5нче кибет һәм СМП тукталышларына туктый.

Нурлат Тимер юлчылар мкр. "Нурлат АТПсы"

Нет комментариев