"Берничә ел элек шәһәрнең Мәктәп урамында тротуар төзегәннәр иде. Әмма ул урамның бер өлешендә генә. 50нче йорттан башлап җәяүлеләр сукмагы өзелә һәм халык пычрак юл буенча йөрергә мәҗбүр. Тротуарны урам азагына кадәр кайчан төзеп бетерерләр икән?"
З.Әхмәтвәлиева, Мәктәп урамы.
Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, бу эш тиз генә булмаячак әле. Чөнки шәһәрдә тротуар түгел, асфальт та түшәлмәгән урамнар бар. Иң беренче чиратта менә шундый участокларга юллар түшәләчәк икән. Әлеге мәсьәлә ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның кабул итүендә дә күтәрелгән. Бар да мөмкинлекләргә, акчага бәйле, дип хәбәр итәләр шәһәр башкарма комитетында.
Нет комментариев