Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Тротуарларга тактиль плитәләр куела

Нурлатта җәяүлеләр юлларын реконструкцияләү бара. Өч урында: поликлиника, базар яннарында, Карл Маркс һәм Гагарин урамнары чатында бордюр ташы түбәнәйтелә һәм тактиль плитәләр урнаштырыла

Район башкарма комитетының Төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Илнур Бәхтияров билгеләп үткәнчә, бу эшләр "Кулай тирәлек" программасы буенча башкарыла, алар өчен 800 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Яңартылган юлларны төзү белән "Престижстрой" эшчеләре шөгыльләнә. Бу көнне хезмәт куючы Максим Салмин белән Илшат Мөхәммәдьяров, алга таба шәһәрлеләргә юл аша чыгу күпкә җиңелрәк булачак, диләр. Биредәге һәм боҗрадагы чыгу юлларын аркылы чыгу да хәзер күпкә уңайлырак, арба төрткән әниләргә, начар күрүче кешеләргә бигрәк тә. Махсус тактиль плитәләр нәкъ менә начар күрүчеләр өчен түшәлә дә инде, алар буенча җәяүлеләр юлының чикләрен һәм урнашуын билгеләргә мөмкин. Илнур Бәхтияров сүзләренә караганда, шәһәрдә арба ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар яшәүче 41 йортка пандуслар кую эше төгәлләнеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Тљзелеш џђм ТКХ бњлеге тротуар