Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Ут өчен түләү янә аптыраш тудырды

Бу юлы ул кулланучы һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма (бу очракта "Татэнергосбыт"ның Нурлат филиалы) арасында турыдан-туры исәп-хисап ясау кертелү белән бәйле. Моңа кадәр килешү электр белән тәэмин итүче оешма белән ТСЖлар арасында төзелгән булган.

Нурлатта ут өчен яңача түләү сентябрь аеннан кертелә башлады. Әлеге яңалыкны шәһәрдә беренчеләрдән булып "Торак" ТСЖсына караган йортларда яшәүчеләр сизделәр: ут өчен квитанцияләрне элеккегечә Бердәм исәп-хисап үзәгеннән (ЕРЦ) түгел, ә "Татэнергосбыт"тан аерым кәгазьләрдә ала башладылар.
Бүгенге көндә "Экодом", "Яшьлек" ширкәтләренә караучылар шулай ук турыдан-туры "Татэнергосбыт" белән эшли, 1 ноябрьдән "Коммунальник", "Уют"ка караган йортларда яшәүчеләр дә әлеге җәмгыять белән килешүләр төзи.
Бер караганда, килешү ТСЖ белән төзелде ни дә, кулланучы белән төзелде ни - бернинди аерма юктыр сыман. Йортта яшәүчеләр утны элеккегечә үк яндыра, гомуми файдаланыштагы урыннарда да ут артыграк яна башламагандыр. Әмма, әйтүләренчә, биредә төп аерма шунда: моңа кадәр ОДНның күп өлеше ТСЖлар җилкәсенә ятса, хәзер ул йорттагы барлык фатирларга мәйданнарыннан чыгып бүленә.
Яңача түләүгә күчкән шәһәрлеләр арасында ОДН өчен үзгәрешләр канәгатьсезлек тудырырга өлгергән дә инде. Берәүләр хәтта ОДН өчен фатирларында янган уттан да артыграк түләргә тиеш булып чыккан. Әнә, Сәлимҗанов урамының 19нчы йортында яшәүчеләр дә октябрь ае өчен килгән түләү квитанцияләрендәге саннарны күреп аптырашта калган. Мәсәлән, Сания апа Тәрҗеманованың фатирында ут 300 сумлык янса, ОДН 120 сум тәшкил иткән. Һәм шунысы гаҗәпләндерә: ОДНның шактый өлеше октябрь ае өчен түгел, ә сентябрь өчен кабаттан исәп-хисап ясаганнан килеп чыккан. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе канәгатьсезлеген белдерә һәм җыелышып "Татэнергосбыт"ның Нурлат филиалы клиентлар белән эшләү службасына килеп хәлгә ачыклык кертергә тырышып карадылар.
- ОДН йорттагы гомуми исәпләгечнең күрсәткече белән барлык фатирлардагы исәпләгечләр күрсәткечләренең суммасының аермасыннан килеп чыга, - ди клиентларга хезмәт күрсәтү службасы җитәкчесе Гөлсинә Таһирова инде таныш арифметиканы тәкрарлап. - Аерма фатирларның мәйданыннан чыгып, барлык кулланучылар арасында бүленә. Ә кабат исәп-хисап ясау юлындагы зур саннар әлеге йортта яшәүчеләрнең кайберләре фатирлардагы исәпләгечләренең күрсәткечен вакытында бирмәве аркасында килеп чыга. Чөнки күрсәткечләре булмаганлыктан, аларга узган ай өчен исәп-хисап норматив буенча ясала.
19нчы йортта да кабаттан исәпләү 6 фатир хуҗасының күрсәткечләрен вакытында тапшырмавы аркасында килеп чыккан, дип аңлаталар клиентлар службасында.
- ОДН белән аңлашылмаучанлыклар чыкмасын өчен күпфатирлы йортлардагы барлык кулланучыларның да күрсәткечләрне төгәл һәм вакытында биреп баруы мөһим, - ди служба җитәкчесе. - Гомуми исәпләгечнең күрсәткече гадәттә айның 23-25нче числоларында алына. Йорттагы барлык фатирлардагы күрсәткеч тә шул көнгә туры килерлек булырга тиеш.
Әмма кулланучылар түләүләрне бөтенесе бер көндә башкармый бит. Кемдер аны пенсия яки хезмәт хакы алу белән түләп куярга гадәтләнгән. Димәк, күрсәткеч тә ай уртасындагы бирелә булып чыга. Әмма әле ай азагына кадәр бу фатирда гына да никадәр ут яна. Шуңа да клиентлар белән эшләү службасы җитәкчесе йорт буенча җаваплы кешене билгеләп куярга чакыра, ул 23еннән 25енә кадәр бөтен фатирларны йөреп чыгып, күрсәткечләрне "Татэнергосбыт"ка тапшырып бара алачак. Әмма шәһәрлеләр арасында ай саен бушлай бер фатирдан икенчесенә йөрергә риза булучылар бармак белән генә санарлык шул. Сәлимҗанов урамының 19нчы йортында яшәүчеләр исә үз йортларындагы берәр кеше белән "Татэнергосбыт" арасында гражданлык-хокукый килешүе төзүне таләп итәләр, таләпләрен исә Закон буенча нигезләнгән дип белдерәләр. Бу очракта "Татэнергосбыт" ул кешегә ай саен ниндидер күләмдә хезмәт хакы түләп барырга яисә ташлама ясарга тиеш булачак. Әмма клиентлар белән эшләү службасы болай эшләү мөмкин түгел, бу очракта, ул закон буенча, фатирларга 3 яки 6 айга бер тапкыр гына кереп күрсәткечләрне алырга хокуклы булачак, ди. Кыскасы, гражданлык-хокукый килешүе төзү мәсьәләсе әлегә ачык кала.
Шулай да 19нчы йортта яшәүчеләр бу айда билгеле бер көндә бөтен фатирларны йөреп чыгып, барлык күрсәткечләрне дә "Татэнергосбыт"ка үзләре китереп тапшырырга һәм ОДНны үзләре исәпләп карарга җыена.
"Татэнергосбыт" белгечләре исә башка йортларда яшәүчеләрне дә шулай эшләргә чакыра һәм ОДН юлындагы саннар зур булмасын өчен, бар фатир хуҗаларының да күрсәткечләрен вакытында һәм төгәл биреп баруы гына кирәк, дип ышандыра. Ә килешүләрне бу айда төзүчеләрнең ноябрь күрсәткечләрен үзләренә шалтыратып әйтүләрен сорыйлар.
Ут өчен түләү буенча сорауларыгыз туса, "Татэнергосбыт"ның Нурлат филиалына 2-05-46 тел. яисә 8(800)200-25-26 бердәм номерына шалтырата аласыз. Әлеге номерлары буенча исәпләгечләрнең күрсәткечләрен дә тапшырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат