Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Яңа Тура вакыйгасы янгын куркынычсызлыгына тагы да җитди игътибар йөкләде

Казанның Яңа Тура базарында килеп чыккан янгын күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Безнең базарларда янгын куркынычсызлыгы торышы ни хәлдә икән соң? Бу уңайдан өстәмә тикшерүләр үткәрелмәгәнме?

Әлеге сораулар белән күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе өлкән инспекторы Әлмәрис Талиповка мөрәҗәгать иттек.
- Әлегә шәһәр базарларын тикшерергә дигән планнан тыш күрсәтмәләр бирелмәде, - ди өлкән инспектор. - "Юниор" универсаль базарында чираттагы тикшерү узган елның октябрендә булды. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, биредә янгын куркынычсызлыгы буенча бар да тәртиптә - автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылган, видеокүзәтү оештырылган, су белән тәэмин итү бар, янгын сүндерү чаралары төзек. Базарда узган җәйдә генә ясалган ремонт куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм таләпләрен истә тотып башкарылды. Ә менә яңа ачылган "Үзәк" базарында тикшерүләр булганы юк әле. Закон буенча, без аны ачылып өч ел үткәч кенә яисә планнан тыш тикшерүгә күрсәтмәләр алсак кына тикшерә алабыз. Һәрхәлдә, Яңа Тура фаҗигасе безгә дә, базар җитәкчеләренә һәм сатучыларның үзләренә дә янгынга каршы мәсьәләгә бик җаваплы карауны йөкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат базар ОНД Яћа Тура базары