“Факел-2” футболчылары ТР беренчелеге финалына чыкты
ХӘБӘРЛӘР

“Факел-2” футболчылары ТР беренчелеге финалына чыкты

4-5 ноябрьдә Аксубайда 2015-2016 елгы яшүсмерләр командалары арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы уеннары узды.

Анда Нурлатның “Факел” командалары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

Тренер Инсаф Вәлитов җитәкчелегендәге “Факел-2” командасы зона этабында җиңү яулады һәм беренчелекнең финалына юллама алды. Финал ярышлары Буа шәһәрендә узачак. 

Юрий Никитин һәм Илдар Мөлеков җитәкчелегендәге “Факел-1” командасы өченче урынны яулады.


Нет комментариев