Истәлекле көнне шикәрчеләр микрорайонындагы “Дуслык” скверына иртәдән төрле елларда Чехословакиядә армия хезмәте узган ир-атлар җыела башлады.
Хәрби туганлык хисе берләштерә
Юл ерак дип тормаганнар, көйсез һава торышы да киртә булмаган үзләренә: илебезнең төрле почмаклары – Волгоград, Ульян, Самара өлкәләре, Чувашия Республикасы, Татарстанның төрле районнарыннан нурлатлыларның шатлыгын уртаклашырга җыелганнар. Менә Иске Чаллы авылында яшәүче Александр Савадеровка да бу көнне 42 елдан соң Луштенице шәһәрендә бергә хезмәт иткән армия дуслары – Арчадан Мулланур Абдуллин белән Буадан Нурислам Шәрәпов белән очрашу бәхете елмайды.

“Безне 1982 елның маенда арми ягә а лдылар. Чехословакиягә Казаннан 150ләп егет киттек. Ротада 17 милләт вәкиле хезмәт итсә дә, безне татарлар ротасы дип атап йөртәләр иде. Бер-беребезне беркемгә дә кыерсытырга ирек бирмәдек, бер казармада яшәдек, 700 көн буе бер кашыктан диярлек ашадык”, – дип уртаклаштылар ир-атлар очрашу сөенеченнән дулкынланып.
Интернет аша элемтәләрне моңа кадәр урнаштырган булсалар да, өч дусның озак еллардан соң беренче тапкыр бергә очрашып-күрешүе иде бу.
Чишмә поселогында яшәүче Мансур Шәйдуллин исә стела янында истәлеккә Самара өлкәсенең Аксаково авылыннан килгән Николай Хундиряков белән фотога төшәргә ашыкты.

“Бүгенге чарада беркемнең дә армиядәге “бабасы” юк, ә минеке бар, бәхет бит бу, – диде ул шаяртып һәм сүзләренә ачыклык кертте. – 1982 елның язында Чехословакиядә яшь сугышчы курсын узганнан соң, матди тәэмин итү ротасына йөртүче булып эләктем. Шунда инде моңа кадәр ел ярым хезмәт иткән “бабай” – Николай Михайлович белән таныштым. Ул мине бар нәрсәгә дә өйрәтте, ярдәм итте. Әле хезмәтен тәмамлап киткәндә үз машинасын да миңа тапшырып калдырды”.
Мансур Шәйдуллин остазының туган авылы исемен хәтерләп калган була, һәм берничә елдан соң эше буенча Шентала районына килеп чыккач, эзләп табарга карар итә. Шуннан бирле аралашалар.
Әнә шулай, яңа стела хәрби туганлык берләштергән ватандашларның хатирәләр уртаклашу һәм очрашу урынына әверелде.
Бишенче хәтер билгесе
Илебездә Чехословакиядә хезмәт иткән сугышчылар истәлегенә куелган бишенче стела бу. Аны кую тәкъдиме белән Гаскәрләрнең үзәк төркеме ветераннары ассоциациясенең Нурлат шәһәрендәге җитәкчесе Виктор Назаров чыккан. Эшләрне дә ул башлап йөргән. Нәтиҗәдә, җирле инициатив төркем тырышлыгы һәм Чехословакиядә армия хезмәте узганнарның матди ярдәме белән “Дуслык” скверында яңа хәрби хәтер яңарту урыны пәйда булды. Сүз уңаеннан, җирле ассоциация бүген 42 нурлатлыны берләштерә.

“Бу хакта күптәннән хыяллана идек. Чувашия Республикасына баргач, анда куелган стеланы күреп, үзебездә дә Чехословакиядәге хезмәтебез турында искә төшереп торачак һәйкәл булдырасыбыз килде. Эшләр июнь аенда башланган иде, һәм менә, ноябрьдә аны ачабыз да. Бик күпләрдән, Идел буе, Чувашия, Удмуртия, Башкортостан республикаларында яшәүче хәрби дусларыбыздан да финанс ярдәме алдык”, – дип сөйләде Виктор Иванович, зур теләктәшлек күрсәтүләре өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәт белдереп.
Рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр
Стеланы ачу чарасы зур тантана белән, мәртәбәле кунаклар, Гаскәрләрнең үзәк төркеме ветераннары, күпсанлы нурлатлылар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды.
“Илебез, аның халкы тарихына ихтирамлы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Әлеге хәтер нурлатлылар йөрәгендә яшәргә тиеш, үсеп килүче буын өчен аеруча мөһим ул”, – дип билгеләп үтте район башлыгы Дамир Ишкинеев үз чыгышында, стела куюның әһәмиятен ассызыклап.
Дамир Азатович стеланы урнаштыруга зур өлеш кертүләре өчен Гаскәрләрнең үзәк төркеме ветераннары ассоциациясенең Нурлат шәһәрендәге коллективы, шәхсән җитәкчеләре Виктор Назаровка, шулай ук Петр Ларкинга рәхмәт хатлары тапшырды.

Биредә үк бер төркем ветераннар төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде. Нурлатлылар киләсе елга стела территориясен төзекләндерергә: эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырырга, яшелләндерү эшләрен кайгыртырга ниятлиләр. Ул, һичшиксез, ветераннарның хәрби бәйрәмнәр уңаеннан очрашу урынына, ә стела какшамас хәрби туганлык һәм хәрби антка тугрылык символына әвереләчәк, дип ышаналар алар
Нет комментариев