Өлкәннәр белән очрашу җылы һәм күңелле мизгелләргә бай булган.
А.С. Әхмәтшин исемендәге «Киләчәк» балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар педагоглар Н.И. Богданова, Т.В. Ямугина һәм Д.В. Иванова белән берлектә Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунакка барды.
Очрашу чын мәгънәсендә җылы һәм күңелле узган. Балалар һәм өлкәннәр «Җырны тасвирламасы буенча таны» уенында теләп катнашканнар һәм рәхмәтләнеп аралашканнар. Интернатта яшәүчеләр яшьлек хатирәләре белән уртаклашканнарр, тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, балаларга үз киңәшләрен биргәннәр.
Очрашу ахырында балалар интернатта яшәүчеләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганнар. Кайгырту һәм игътибар белән сугарылган әлеге бүләкләр җылы очрашуга матур дәвам биргән.
Нет комментариев