7 ноябрьдә спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре Әлмәт шәһәрендә узган “Дельфинята” төбәкара йөзү турнирында катнаштылар.
Тренер Ленар Фәтхетдинов җитәкчелегендә яшь нурлатлылар биш медаль алдылар.
Сөләйман Садыйков 50 метрга брасс ысулы белән йөзүдә җиңүче булды, ә ирекле стильдә 50 метрлы дистанциядә өченче урынга чыкты. Софья Акмулина брасс ысулы белән йөзүдә – беренче, ирекле стильдә икенче урында.
Софья Максимова 50 метрга брасс ысулы белән йөзүдә тагын бер көмеш медаль яулады.
Нет комментариев