Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган

Бүген ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Һөнәри тормышка юл башы

Шәһәрнең 2 нче мәктәбе чыгарылышы, ул үз фәннәренә мәхәббәт уяткан остазлары эзеннән китеп, аларның игелекле эшен дәвам иттергән һәм дүрт дистә елга якынлык чор эчендә үзе дә нурлатлыларның берничә буынына төпле белемнәр биргән. 

“Ике апам югары педагогия уку йортларына укырга керделәр һәм институт тормышы турында шундый кызыклы итеп сөйлиләр иде, өлкән сыйныфларда укыганда бәлки миңа да шул юлдан китәргәдер дип уйлана башладым. Мәктәптә химиядән безне Раиса Сергеевна Логинова укытты. Гаҗәеп, тирән белемле педагог, теорияне бик яхшы белә, өстәмә материал да күп бирә, без барыбыз да аңа гашыйк идек. Киләчәк язмышымны ул да билгеләгәндер: мәктәпне тәмамлагач, укытучы булырга хәл итеп, 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Һәм моңа беркайчан да үкенмәдем”, – дип сөйләде ул. 

Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен яраткан мәктәбенә багышлаган

Институтны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган яшь белгеч юллама буенча һөнәри эшчәнлеген туган шәһәрендә химия һәм биология укытучысы буларак башлап җибәрә һәм лаеклы ялга чыкканчы аның хезмәт кенәгәсендә бары бер – “2 нче мәктәп” дигән язма гына була. 

“Мәктәп икенче йортым булды”

Әлбәттә, хезмәт биографиясен үзен олы тормышка чыгарган мәгариф учреждениесендә яза башлау җиңелләрдән булмый, остазлары, укучылар алдында сынатмас өчен, бар тырышлыгын һәм белемнәрен эшкә җигә ул, ә биш елдан соң аны мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Татьяна Николаевна әлеге вазыйфага 28 ел гомерен багышлый.

“Эшем катлаулы булса да, бик тырыштым. Ул елларда мәктәптә меңнән артыграк бала укый иде бит. Ә минем вазыйфаи бурычларым бихисап – мәктәптәге эчке контроль, уку процессы белән җитәкчелек итү, методик эшчәнлек, дәресләр расписаниесен төзү, отчетлар тагын... Буш вакытым калмый да иде, әмма эшемне яратып башкардым. Мәктәп икенче йортым булды. Эшкә бәйрәмгә барган кебек бара идем. Көн саен”, – дип сөйләде мәгариф ветераны. 

Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен яраткан мәктәбенә багышлаган

Бүген ул елларның якты хатирәләрен күпсанлы фотосурәтләр саклый. Алар буенча Татьяна Маслова һәм аның замандашларының мәктәп тормышын тулысынча күзалларга мөмкин. Менә укучылар белән укытучылар командалары арасындагы КВН уеннарыннан күңелле мизгелләр, үзвакытында мәктәпнең бик матур традициясе булган ул, менә методик берләшмәләрнең чыгышлары, бал-маскарадлар, бәйрәмнәрдә “тотып алынган” шат йөзләр, Белоруссия, Мәскәү, Санкт-Петербургка күмәк экскурсияләр вакытындагы тарихи урыннар, педсоветлар кебек җитди чаралар да чагылыш тапкан аларда. 

Хезмәте зур казанышлар белән билгеләп үтелгән

1988 елның декабре белән имзаланган зур фотосурәт альбомга сыймаган да хәтта – ул елны Татьяна Николаевна Мәскәүдә Бөтенсоюз халык мәгарифе хезмәткәрләре съездында Нурлаттан бердәнбер делегат буларак катнашкан. 

Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен яраткан мәктәбенә багышлаган

Гомумән, педагогның күпьеллык фидакарь хезмәте зур казанышлар һәм мактаулы исемнәр белән бәяләнгән. Ул “СССР мәгарифе отличнигы”, “Халык мәгарифе отличнигы” билгеләре б елән бүләк ләнгән, 1994 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы” исемен алган.

Ике тапкыр Сорос фонды лауреаты булган. Бу – аның хезмәтенә аеруча матур бәя, чөнки әлеге премия, иң яхшы мәктәп укытучысын ачыклау максатыннан, Россиянең берничә югары уку йортында белем алучы 1-3 курс студентлары арасында сораштыру үткәрү нәтиҗәләр е буенча бирелгән. Укучыларының мәхәббәтен исә Татьяна Маслова үз эшенә һәм балаларга эчкерсез мөнәсәбәте белән яулаган. 

“Укытучы, иң беренче чиратта, балаларны яратырга тиеш, дип саныйм. Бу сыйфатка ия булмаган чыгарылышларга педагогия вузларына укырга керергә киңәш итмәс идем. Чөнки балалар кемнең кем булуын шунда ук аңлыйлар. Һәм иң мөһиме – һәр укучыны, ул хулиган, отличник яисә икеле капчыгы булсынмы, ничек бар, шулай кабул итәргә һәм, таләп ителсә, тәрбияләргә кирәк”, – дип үзенең уңышлы педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.

Туган мәктәбе белән элемтәләрен югалтмый

Татьяна Николаевнаның шәкертләре арасында төрле өлкәләрдә, аеруча медицинада һөнәри югарылыкларга ирешкән нурлатлылар күп, һәм ул бу уңайдан зур горурлык хисләре кичерә. Ә укучылары аңа бүген дә ихлас рәхмәтләрен белдерергә җай табып кына торалар. Әле менә шалтыратып, кунакка килеп китәбез дип хәбәр иткәннәр. Форсаты да матур – ветеран укытучы бүген 75 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ул аларны, әлбәттә инде, һәрвакыттагыча, якты йөз һәм әниләрчә ягымлы караш белән каршы алачак. Чын укытучыларның һөнәри сыйфатлары лаеклы ялда да җуелмый шул. 

Нурлаттан Татьяна Маслова бөтен гомерен яраткан мәктәбенә багышлаган

Ә Татьяна Николаевна элеккегечә көр күңелле, музей-театрларга йөрергә, өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә ярата, кроссвордлар чишү белән мавыга. Туган мәктәбе белән элемтәләрен дә өзми, хәзерге коллективның игътибарын һәрчак шатланып кабул итә.

“Мәктәп сайтына кереп, аның бөтен яңалыкларыннан хәбәрдар булып торам, балаларның уңышларына чиксез сөенәм. Эшебезне инде безнең укучылар дәвам иттерә, традицияләр саклана”, – дип уртаклашты ул. 

Һөнәри бәхетнең чагылышы нәкъ менә шулдыр.


Нет комментариев