Нурлатның яшь спортчылары самбо буенча медальләр алган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь спортчылары самбо буенча медальләр алган

Тольятти шәһәрендә самбо буенча “Средняя Волга” төбәкара ярышларының 2026-2027 ел сезонындагы I этабы узды.

Медальләр өчен төрле төбәкләрдән 500гә якын спортчы көрәште.

Нурлат самбочылары да пьедесталның югары баскычларына күтәрелделәр. 

Тренер Рафаэль Билданов кул астында шөгыльләнүчеләр арасыннан Данил Шамкин көмеш медаль яулады, Аиша Хөсәенова һәм Максим Камышин бронза призерлар булдылар. 

Илшат Әһлиуллин шәкерте Мөхәммәд Хөсәенов та команданың бүләкләр янчыгын бронза медаль белән тулыландырды.


Нет комментариев