Нурлат көрәшчеләре ярышларлардан сигез медаль белән кайтты
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат көрәшчеләре ярышларлардан сигез медаль белән кайтты

6-9 ноябрьдә Аксубайда 2012-2014 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында “Чистополье” холдинг компаниясе призларына билбау көрәше буенча ачык республика турниры узды.

Нурлат спортчылары ярышларда яхшы әзерлекләрен күрсәтеп, сигез медаль яуладылар. 

Кәрим Мөхәммәтҗанов һәм Саидә Сәлахова ярышларның җиңүчеләре булдылар. Данил Шамкин, Ульяна Имукова – көмеш, Аиша Хөсәенова, Милана Исмәгыйлова, Ислам Хөсәенов һәм Ләйсән Садыйкова бронза медальләр алдылар.

Яшь көрәшчеләр тренерлар Илшат Әһлиуллин, Рафаэль Билданов һәм Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәләр.


Нет комментариев