Нурлат гимнасткалары Әлмәттә узган ярышта биш медаль яулаганнар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат гимнасткалары Әлмәттә узган ярышта биш медаль яулаганнар

“Омтылыш” нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүче 5 кыз тренерлары Зифа Сибгатуллина җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә узган “Созвездие” ачык ярышларында катнашып, барысы да бүләкләр белән кайткан.

Команданың бүләкләр янчыгына бу көнне тагы өч алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль өстәлгән. 

Предметсыз чыгышларда Валерия Шамбина, Ралинә Әхмәтова һәм Сәминә Хәбибрахманова җиңү яуладылар. Розалина Сәмигуллина икенче урынны алды, ә Милана Лютикова иң күп спортчы катнашында узган төркем ярышларында бронза призер булды.


Нет комментариев