Режиссер Илшат Гайсин җитәкчелегендәге татар халык театры Апас районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Авылга кызлар килде» комедиясен тәкъдим итте.
Спектакль зур уңыш белән узган. Мәдәният йортына җыелган күпсанлы тамашачылар артистларны җылы һәм ихлас каршы алганнар.
Театр коллективы сәхнәдә зур осталык белән чыгыш ясаган: һәр роль табигый, җанлы һәм профессиональ дәрәҗәдә башкарылган. Тамашачылар спектакльдән канәгать калып, күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр белән таралышканнар, Нурлат артистларына рәхмәт белдергәннәр.
Нет комментариев