Нурлатлы Әлфия Гафурова бакчасында 3 метры көнбагыш үстергән
Гигант-көнбагышның биеклеге 3 метрдан артып киткән инде.
Урамда һава торышының җылы һәм кояшлы торуын искә алганда, 3 метр һич тә чик түгел – гигант көнбагыш әле дә үсүен дәвам итә. Әмма ул инде бүгеннән тирәкүршеләрне дә, өй яныннан узып йөрүчеләрне дә гаҗәпкә калдыра. Үз бакчасында төрле экспериментлар үткәрергә яратучы һәвәскәр бакчачы Әлфия Гафурованың исә аны быел беренче тапкыр үстереп каравы икән.
– Социаль челтәрләрдә төрле блогерларның гигант көнбагыш турында сөйләүләренә кызыгып, аны үзем дә үстереп карарга булдым һәм маркетплейсларның берсе аша орлыгына заказ бирдем. Өч данә орлык килгән иде, шуның икесе тишелде. Берсе менә шундый биек булып үсеп китте, икенчесе бераз кечерәк, – ди Әлфия Гафурова. – Әмма быел җәй яңгырлырак булды, рассадасын бакчага чыгару белән дә бераз кичектем булса кирәк, көнбагышым соңрак – җәй азакларына таба гына чәчәк атты. Әмма сентябрь шулай җылы килсә, көнбагышларым өлгерер дип өметләнәм әле.
Гигант көнбагышның буе гына түгел, уңышы да мул булырга тиеш. Әлфия апа әйтүенчә, аның кәрзиненең диаметры яртышар метрга кадәр җитә икән. Тәҗрибәле бакчачылар аны үстергәндә өстәмә тукландырырга киңәш итсә дә, вакыты булмау сәбәпле, ашлама кертә алмаган. Ә менә чәчәген серкәләндерү өчен бакчачыларның хәйләкәр ысулын кулланып карарга булган. Моның өчен зур булмаган кисточка ярдәмендә көнбагыш чәчәге ачыла барган саен аның өслегеннән йөртеп чыга. Көнбагышның 3 метр биеклектә булуы да куркытмый аны, бу эшне башкару өчен стремянка ярдәмгә килә. Кояшка сузылып ачылганнан-ачыла барган көнбагыш чәчәге янына вакыт-вакыт менеп төшәргә авырсынмый.
Гомумән, бакчачылыкның тәмен белеп, хезмәтеннән рәхәтлек алып эшли торган тынгысыз бакчачы ул. Иртә яздан көз азагына кадәр бакчасында әвәрә килә, мул уңышын башкалар белән дә уртаклаша, үзенең бакчачылык серләре белән мессенджерларның берсендә статусында бик теләп бүлешә. Гигант көнбагышның уңышын да якыннары белән бергәләшеп авыз итеп караячаклар, әлбәттә. Бар да яхшы булып чыкса, орлыгы белән дә бик теләп бүлешәчәк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев