Нурлатлы Наталия Пастухова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Наталия Пастухова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аны юбилее белән район башлыгы котлады.

Хезмәт тулы озын гомер 

Наталия Анисимовнага 100 яшь димәссең дә. Бүген инде хәрәкәтләре яшь чагындагы сыман җитез булмаса да, бер минут та тик торырга яратмый. Фатирындагы хуҗалык эшләрен тулысынча үзе башкара: ашарга да пешерә, керләр юа, җыештыра, әле “Идәннәрне хәзер швабра белән юам шул”, – дип уфтанып та алды. Тәрәзә төпләрен тутырып үзе яраткан миләүшә гөлләре үстерә. 

Нурлатлы Наталия Пастухова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ял минутлары да файдалы үтә аның: тарихи әсәрләр укый, телевизордан хәрби темага багышланган тапшырулар карый, илдә бара торган вакыйгалардан хәбәрдар булып тора. Һәм озын гомерлелекнең сере нәрсәдә дигән сорауга һич уйламыйча: “Бертуктаусыз эшләүдә”, – дип җавап бирә. 

Чыннан да, сугыш һәм аннан соңгы чор авырлыкларын кичергән буын вәкиле буларак, аның бөтен тормышы хезмәттә узган. Бүген күкрәген бизәүче күпсанлы дәр әҗәле медальләре дә шул турыда сөйли, алар арасында 1974 һәм 1980 елларда социалистик ярышлар җиңүчесе буларак алганнары да бар. Наталия Анисимовна тумышы белән районыбызның бүген инде юкка чыккан Зур Бурейка авылыннан. Йортлары янып киткәч, гаилә 1934 елда Нурлатка күченеп килгән. 

Сугыш урлаган балачак

“Сугыш һәркем, шул исәптән без – балалар өчен дә бер төрле иде, – дип исенә төшерде ул яшьлек елларын. – 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1943 елда элеваторга төрле эшләр башкаручы булып кердем. Әти сугышта, ничектер яшәргә кирәк иде. Ул чорда ял көннәрсез 12шәр сәгать эшләгән вакытларыбыз да булды». 

Тырышлыгы һәм белемгә омтылуы ярдәмендә кыз лаборант һөнәрен үзләштерә. Җитәкчелек аның җаваплылыгын тиз күреп ала: лаборатория мөдире итеп билгелиләр үзен. Бу чорда илебезнең төрле шәһәрләрендә узган семинар-укуларда катнашып, осталыгын тагын да чарлый ул. Холкына хас булганча, ирешелгәннәрендә туктап калмый, читтән торып югары агроном белеме ала, һәм лаеклы ялга чыкканчы үзен әлеге һөнәрдә дә сынап карый. 

Наталия Анисимовна тормыш иптәшен бик иртә югалта, моннан 8 ел элек бердәнбер улы да вафат була. Бүген ялгыз гомер кичерсә дә, тыл хезмәтчәне оныклары һәм оныкчыкларының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши. Шуңадырмы, социаль хезмәткәр ярдәменнән дә баш тарткан. Туган көнендә исә телефоннан шалтыратулар тынмады да, читтә яшәүче туганнары иртәдән җылы сүзләрен җиткерергә ашыкты.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев хөрмәтле хезмәт ветеранын котларга шәхсән килде.

Нурлатлы Наталия Пастухова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

 «Сез яшь буын өчен ватанпәрвәрлек һәм тормыш сөючәнлек үрнәге булып торасыз, киләчәктә дә сәламәт һәм бәхетле гомер кичерегез», – дип ул юбилярга изге теләкләрен җиткерде һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләр тапшырды.

Юбиляр кунакларны шат йөз белән каршы алды. Соңгы вакытта урамга чыгып йөрми икән, шуңа һәр әңгәмәдәшкә шат.

«Яшь буынга шуны әйтәсем килә: хезмәт, игелек һәм аралашу – кеше гомеренә ямь бирүче иң мөһим нәрсәләр шул», – диде йөзьяшәр саубуллашканда.

Бу сүзләр – бер гасырлык гомер юлын хезмәттә, сабырлыкта һәм тормышка мәхәббәттә узган кешенең йөрәк түреннән чыккан, үз тәҗрибәсе белән расланган тормыш сабагы.


Нет комментариев