Петр Третьяков ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Идел буе янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ветераннары Советы рәисе, отставкадагы генерал-лейтенант Петр Третьяков районның ветераннар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чараны район башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Ул ветераннар хәрәкәтенең районның иҗтимагый тормышында, яшь буынны тәрбияләүдә һәм буыннар бәйләнешен ныгытуда мөһим роль уйнавын ассызыклады.
Очрашуда катнашучылар ветераннар берләшмәләренең эшчәнлеге, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Разия Садретдинова һәм Нурлат бораулау эшләре идарәсенең ветераннар Советы рәисе Мәдинә Касыймова ветераннар берләшмәләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ассоциациясенең район бүлекчәсе рәисе, махсус хәрби операция ветераны Сергей Крайнов махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, аларны эшкә урнаштыру, укыту, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә тукталды.
Петр Третьяков нурлатлылар тәҗрибәсенең файдалы булуын билгеләп үтте һәм ветераннар оешмаларын тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырды. Очрашу Хәтер һәм Дан мемориаль комплексында дәвам итте. Катнашучылар биредә сугышчы һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев