Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

101 яшь – күп түгел әле: педагогик хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәүтдинова Фәйзә Вәлиәхмәт кызына Россия Президенты һәм район Башлыгы исеменнән котлау тапшырды

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәүтдинова Фәйзә Вәлиәхмәт кызына Россия Президенты һәм район Башлыгы исеменнән котлау тапшырды.

Яңа Иглай авылында яшәүче Фәйзә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова котлады.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Россия Президенты исеменнән аңа котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Гаҗәеп ачык акыл саклаган Фәйзә Вәлиәхмәт кызы барлык котлауларны игътибар белән һәм күзлексез үзе укыды һәм кунакларга игътибарлары һәм кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Котлауларга Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин да кушылды.

Фәйзә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина - гаҗәеп язмышлы кеше. Ул 1925 елның 23 июнендә Кизләү авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның әтисен фронтка алалар, ә Фәйзәне Ульяновскига тимер юл салырга җибәрәләр. Сугыш беткәч, 1946 елда ул үзенең хыялына әйләнеп кайта – педагогик эшчәнлеген башлый.

Фәйзә Вәлиәхмәт кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, 35 елга якын балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Күп кенә авыл балалары өчен ул икенче әниләре кебек. Аның күпьеллык намуслы хезмәте югары бүләкләр белән билгеләп үтелә: «Хезмәт ветераны» медале һәм «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен»юбилей медале тапшырылган.

Авыл укытучысы булып эшләгән  тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп  үстерәләр. Бүген Фәйзә Вәлиәхмәт кызы күпсанлы оныклары һәм оныкчыкларының яраткан әбисе. Ул авылдашлары арасында зур ихтирамга ия, ныклык, зирәклек һәм тормышка чиксез мәхәббәт үрнәге булып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев