Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Аферистлар бер нурлатлының “Дәүләт хезмәтләре” аккаунтына керү өчен күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау темасыннан файдаланганнар

Мошенникларның үз корбаннарын кулга төшерү өчен куллана торган сылтаулары аз түгел һәм аларның саны көннән-көн арта бара.

Аферистларның теләсә кайсы вакыйганы яки яңалыкны үз афераларына ышандыру өчен теләсә ничек борып җибәрә алуларына таң калырга гына кала. Нурлатның Яшьлек микрорайонында яшәүче Т. гаиләсе дә шундый хәлгә тарыган. Йортларында капиталь ремонт башлангач, алар, әлбәттә, сөенгәннәр. Гаилә башлыгы нәкъ менә шундый шатлык аркасында аферистларның тозагына капкандыр да әле, мөгаен. 

«Аңа шалтыратып, бөтен йортта домофоннарны алыштырабыз, уңайлылык өчен ачкычсыз керү мөмкинлеге ясыйбыз, дип әйткәннәр. Моның өчен смс белән килгән кодны әйтергә кирәк, дип ышандырганнар. Код килгән, һәм ирем, уйлап та тормыйча, аны әйткән. Аннары тагын бер код килергә тиеш дигәннәр, һәм шул вакытта аңа “Дәүләт хезмәтләре” кушымтасына керүләре турында хәбәр килгән. Ирем шунда ук сөйләшүне өзеп, миңа шалтыратты. Мин тиз арада кызыбызга шалтыраттым, аның ялга кайткан вакыты иде, тиз генә үз телефоныннан әтисенең шәхси кабинетына керүен сорадым. Анда керү өчен дә раслау таләп ителә: ирем, югалып калмыйча, тиз генә кодны кызыбызга җибәрде. Мошенниклар мәгълүматларны алырга өлгергәнче без парольне алыштырдык һәм кредитлар алуга киртә куйдык. Иремнең банк картасы миндә торуы да яхшы булды – мин шунда ук банкка барып, банкоматтан акчаларны салдырдым, аларның бер өлешен ирем минем счетыма күчерергә өлгергән иде», – дип сөйләде Галина. 

Хатын-кыз әйтүенчә, ире мошенникларның схемалары турында бик яхшы белә һәм элек кемнәрнеңдер аларның тозагына капканына үзе дә гаҗәпләнә торган булган. Бу юлы күптән көтелгән капремонт факторы үз ролен уйнагандыр күрәсең. Ир-ат үзе дә аферистларга ышануына шаккаткан, чөнки аңа моңа кадәр дә шикле шалтыратулар кергәләгән булган инде. Мәсәлән, бер тапкыр аңа Энергосбыттан шалтыратабыз, счетчигыгызны алыштырырга киләбез, дип ялганлаганнар. Ир-ат үзе читкә китеп эшләгәнгә, барлык көнкүреш мәсьәләләре буенча гадәттә хатынына шалтырата икән. 

«Ул миңа шалтыратты, бу сөйләшү турында әйтте, ләкин, бәхеткә, берни дә эшләргә өлгермәгән булып чыкты. Ә мин электр счетчигыбызны әле берничә елдан соң гына алыштырырга кирәклеген белә идем», – дип дәвам итте хатын-кыз. 

Көнкүреш мәсьәләләренә һәр хуҗа җитди карый – мошенниклар нәкъ шуңа исәп тота да. Шул ук вакытта алар актуаль мәгълүматлар һәм кешеләр иң күп куллана торган сервис хезмәтләрен оператив рәвештә күзәтеп бара. Хәзер, мәсәлән, мошенниклар Интернет-провайдерлар исеменнән алдыйлар: алар үзләрен элемтә операторларының техник ярдәм белгечләре дип атап, өй Интернетыннан файдаланучыларга шалтыраталар. 

«Аферистлар абонентлар белән элемтәгә кереп, аларның гамәлдәге тариф планы искергән, дип хәбәр итәләр. Интернет алга таба да эшләсен өчен алар килешүне ашыгыч рәвештә яңадан төзергә яки урнаштырылган роутерның координаталарын расларга кирәк дигән шарт куялар, – ди Нурлат РУЭСының баш инженеры Ирек Таҗиев. – Кешенең ышануына инангач, аңардан смс белән килгән кодны әйтүен сорыйлар. Бу цифралы пароль аларга провайдердагы шәхси кабинетка үтеп керү яки “Дәүләт хезмәтләре”ндәге аккаунтны урлау өчен кирәк. Нурлатлылар шуны исләреннән чыгармасыннар иде: элемтә компанияләре хезмәткәрләре беркайчан да хәбәр белән килгән кодларны әйтүне сорамыйлар». 

Ирек Таҗиев әйтүенчә, мошенниклар алдау өчен ике төрле ысулдан файдаланалар: я мәгълүмат базалары буенча бар кешегә дә шалтыраталар, я ачык чыганакларда Интернетның начар эшләвеннән зарланучыларны күзәтеп баралар. Моннан тыш, “мастерлар” махсус программа аша “Wi-Fi* сыйфатын яхшыртабыз” дип тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр яисә элемтә сыйфатын тикшерү өчен дигән сылтау белән экранның демонстрациясен кабызуны сорыйлар. Әгәр абонент ризалашып, кушымтаны йөкләтеп алса, аның телефоны яки компьютерына вирус урнаштырыла. Ул мизгел эчендә браузерларда сакланган парольләрне урлый һәм җинаятьчеләргә телефонга тулы контрольлек итү мөмкинлеге бирә.

Нурлат РУЭСында мошенниклар корбаны булмас өчен түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итәләр: 

ШАЛТЫРАТУ КЕРГӘНДӘ ЭКРАНГА КАРАГЫЗ. Әгәр рәсми оешмадан шалтыраталар икән, заманча сервислар аларның исемен күрсәтә. Әгәр анда таныш булмаган номер икән – игътибарсыз калдыру яхшырак. 

ШАЛТЫРАТУНЫ ӨЗЕГЕЗ. Теләсә нинди шик туганда, трубканы ташлагыз. Рәсми сайттан яки квитанциядән провайдерның телефонын үзегез табып, яңадан шалтыратып карагыз. Әгәр “белгеч” өегезгә килгән икән, кертер алдыннан таныклыгын сорагыз һәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып, белешегез. 

ПАУЗА АЛЫГЫЗ. Ашыкмагыз. Туганнарыгыз яки дусларыгыз белән киңәшегез – чит караш алдау очракларын тиз ачыкларга ярдәм итә. 

“ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ”НДӘГЕ ПРОФИЛЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ. Керү өчен өстәмә верификацияне ярдәмче “Макс” мессенджеры аша көйләгез. Шәхси кабинетыгызга керү мөмкинлеге ачканчы, система өстәмә тикшерү үткәрәчәк һәм куркыныч янавы турында кисәтәчәк. 

*вай-фай

Мошенниклыкның иң күп таралган төрләре:

“ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ”НӘ ҮТЕП КЕРҮ ҺӘМ ИКЕ ЭТАПЛЫ СХЕМАЛАР 
Ничек эшли: Җинаятьче сезгә “Дәүләт хезмәтләре”, элемтә операторы яки почта тармагы хезмәткәре булып шалтырата һәм “шикле активлык”, заказлы хат яки элемтә килешүен яңарту кирәклеге турында хәбәр итә. 
Максаты: СМС-кодны белү. Нәрсә көтә: Соңрак схемага “Росфинмониторинг, Үзәк Банк яки ФСБ хезмәткәрләре” кушыла һәм “счетларыгыз блокировкаланды” яки “дошманнарга ярдәм итәсез” дип куркыталар һәм акчаларны “куркынычсыз счетка” күчерергә, я булмаса кулдагы акчаларны курьерга тапшырырга күндерәләр.

КӨНКҮРЕШ СӘБӘПЛӘРЕ 
Ничек эшли: Идарәче компания, Энергосбыт яки поликлиника исеменнән шалтырату. Счетчикны ашыгыч тикшерергә, күрсәткечләрне тапшырырга, флюорографиягә язылырга яки хезмәтләргә ташлама алырга тәкъдим итәләр. 
Асылда: “Язылу” яки “раслау” өчен СМС буенча килгән кодны сорыйлар яисә “язылу/түләү өчен махсус программа” урнаштырырга тәкъдим итәләр. Ул программа исә вируслы булып чыга.

ҖИТӘКЧЕЛЕК ИСЕМЕННӘН ШАЛТЫРАТУЛАР ҺӘМ ХӘБӘРЛӘР 
Ничек эшли: Мессенджерларда җитәкчегезнең яки оешма директорының реаль фотосурәте һәм исеме белән профиль төзелә. 
Сценарий: Ул тиздән мөһим мәсьәлә буенча ведомство кураторы шалтыратачагы турында кисәтә һәм ярдәм итүегезне сорый. Соңрак акчаларны яки мәгълүматны урлау буенча стандарт схема башлана. 

САКЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ: 
Өч секунд законы: Әгәр сезгә билгесез номердан шалтыратсалар һәм сөйләшү акчаларга, СМС-кодларга яки счетларыгызның куркынычсызлыгына кагылса – шунда ук телефонны куегыз. 
СМС һәм пуш-хәбәрләр белән килә торган бер тапкыр кулланылучы кодларны беркайчан һәм беркемгә дә әйтмәгез. 
Шикле хәбәрләрдәге сылтамалар буенча күчмәгез һәм чит кешеләр үтенече буенча программалар йөкләтеп алмагыз. 
Үзегез яңадан шалтыратып тикшерегез: әгәр танышыгыз яки җитәкчегез гадәти булмаган үтенеч белән язса – дөреслеген белешү өчен аңа телефон аша үзегез шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев