Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Корбан гаете белән котлый

​​​​​​​Хөрмәтле нурлатлылар, газиз дин кардәшләрем!

Сезне ислам диненең иң олы, иң мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм.

Ү з г ә к ә е ф , р у х и күтәренкелек белән сугарылган Корбан бәйрәме гасырлар дәвамында шәфкатьлелекне, дини й о л а л а р ы б ы з һ ә м традицияләребезгә туг р ы к а л у ы б ы з н ы гәүдәләндерүче бәйрәмебез булып кала, күңелләрне пакьләндерү, күркәм гамәлләр кылу вакыты булып санала, янәшәдәгеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтү, ярдәм кулы сузу кебек күркәм сыйфатларны уята. Әлеге якты бәйрәм бүген кешелек дөньясы алдына килгән җитди сынау шартларында шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухын тагы да арттыра.

 Районыбызда яшәүче башка конфессия вәкилләре дә мөселманнарның әлеге мөһим бәйрәм уңаеннан кичергән зур шатлыгын, матур үзгәрешләргә, уңышка һәм бәхеткә өметләрен уртаклашалар. Нурлат җирендә гомер итүче халыклар арасындагы татулык һәм үзара хөрмәт йортларыбызда тынычлык һәм иминлекне саклап калырга ярдәм итәр, татулыкны тагы да арттырыр дип ышанып калам. Бу бәйрәм көннәрендә һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек телим, ул һәр гаиләгә мәрхәмәт һәм җан тынычлыгы алып килсен! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен, Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, бәрәкәт һәм бәхет китерсен!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев